-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 февраль 2021, 18:20

Онкология үзәкләре ачыла

Бүген Уфаның 32нче поликлиникасында Амбулатор онкология ярдәме үзәге эшен башлады.

Бүген Уфаның 32нче поликлиникасында Амбулатор онкология ярдәме үзәге эшен башлады.
Чарада Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин катнашты.
Амбулатор онкология үзәкләре челтәре булдыру – “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының бер чарасы. Анда онкология авырулары белән көрәш буенча федераль программа да керә. Республикада сигез Амбулатор онкология ярдәме үзәге эшли дә инде.
Уфаның 32нче поликлиникасындагы Амбулатор онкология ярдәме үзәгенә ике онколог кабинеты, проктолог, гастроэнтеролог, компьютер томографиясе, УЗИ кабинетлары керә.
Бүген биредә ике онколог консультация бирә. Пациентлар ике сменада иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр кабул ителә. Үзәк базасында пациентлар онколог консультациясе, диагноз кую өчен тикшеренүләр үтә ала. Үзәк табиблары төрле биопсияләр үткәрә, рецептлар яза, шул исәптән ташламалы препаратларга да.
– Кирәк булса, үзәк мөдире беренчел звено табиблары белән оператив киңәшмәләр үткәрә. Яман шешкә шик булган пациентлар беренчел звено табиблары тарафыннан онкологка билгеләнгән вакыт буенча өч көн эчендә языла. Пункцион биопсия, диагноз верификациясе һәм Республика клиник онкология диспансерына юнәлтү өчен приказ буенча билгеләнгән вакыт эчендә барлык кирәкле тикшеренүләр үткәрелә, – дип билгели Республика онкодиспансерының баш табибы Адель Измайлов.
Уфаның 32нче поликлиникасында15 урынлык көндезге стационар да эшли, анда теркәлгән территория пациентлары химиотерапевтик, гормональ дәвалау үтә ала.
Бүген Салават шәһәрендә дә Амбулатор онкология ярдәме үзәге ачылды.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас в