-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 февраль 2021, 21:10

Волонтерлар да вакциналана

Бүген волонтерлар хәрәкәте координаторы Максим Божко һәм автоволонтерлар Сания Тимасова белән Вадим Хәйбуллин Уфаның 1нче поликлиникасында ковидтан вакциналану үттеләр.

Бүген волонтерлар хәрәкәте координаторы Максим Божко һәм автоволонтерлар Сания Тимасова белән Вадим Хәйбуллин Уфаның 1нче поликлиникасында ковидтан вакциналану үттеләр.

Алар “Спутник V” вакцинасын ясаткан республиканың беренче автоволонтерлары булды.

Максим Божко әйтүенчә, автоволонтерлар көн саен күп юллар үтә, мохтаҗларга азык-төлек һәм дарулар тарата. Әлбәттә, алар саклану чараларын үти, ләкин бит һәркайсының гаиләсе бар. Аларның хәвефсезлеген кайгыртырга кирәк. Шуңа алар прививка ясатырга булган.
Волонтерлар хәвефсезләнү мөмкинлеге биргән өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәтле.

Үткән елның апреленнән башлап республиканың биш меңнән артык кешесе волонтер булды һәм 400 меңнән артык гражданга ярдәм күрсәтте.
Башкортстан Башлыгы “Доброволец (волонтер) Республики Башкортостан” Мактау билгесен булдырды. Бүген бу билгегә документлар юллау, кабул итү башланды. Быел бу билге ун волонтерга тапшырылачак.

Документларны 18 февральгә кадәр түбәндәге адреска тапшырырга кирәк: Уфа шәһәре, Ленин урамы, 10, 24нче кабинет.

Фото: Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы
Читайте нас в