Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 февраль 2021, 17:20

Янә ике гомерне өзде ковид...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 24909га җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 24909га җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 165 якташыбызда ачыкланды. Әле республикада 5810 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшә. 405 кеше стационарларда табиблар күзәтүе астында, авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5405 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә Башкортстанның 144 кешесе ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 18 904. Кызганычка каршы, республикада көн саен ковидтан вафат булучылар теркәлүен дәвам итә. Соңгы тәүлектә ике якташыбызның гомере өзелүгә яңа коронавирус инфекциясе сәбәпче булган. Республикада ковидтан вафат булучылар саны 195кә җитте.
Пневмония очраклары да һаман ачыклана әле. Соңгы тәүлектә бу диагноз 259 кешегә куелган. 162 якташыбыз пневмониядән савыккан.
Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясенә барлыгы 2340456 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. Соңгы тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8969.
Фото: киевскаяплощадь.рф
Читайте нас в