+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 февраль 2021, 16:20

“Затон”да яңа поликлиника төзелә

Башкортстанда яңа сәламәтлек саклау объектлары төзелешенә 13,6 миллиард сум юнәлтеләчәк. Бу хакта Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республиканың төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов хәбәр итте.

2022 елда Уфаның “Затон” бистәсендә поликлиника эшләтеп җибәрү каралган. Ул бер сменада 900 кешене кабул итүгә исәпләнгән.

Төзелешкә узган елның көзендә ук нигез салынды. Әлеге вакытта монолит каркас куелып, бинаның беренче каты күтәрелә. Поликлиника һәр кайсысының аерым керү урыны булган өч төп өлештән тора: өлкәннәргә, балаларга тәгаенләнгән поликлиникалар һәм хатын-кызлар консультациясе. Биредә шулай ук рентген кабинеты, кече операция залы, ПЦР лабораториясе урнашырга тиеш. Бинаны ике лифт хезмәтләндерүе күз уңында тотыла.

Гомумән алганда, әлеге вакытта республикада алты сәламәтлек саклау объекты төзелә.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: