Соңгы тәүлектә инфекция янә 164 якташыбызда ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 343 кеше табиблар күзәтүе астында. Аларның 47се - авыр хәлдә, 11е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштармача җиңел кичерүче 5472 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 158 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 19062.
Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә ковид янә бер якташыбызның гомерен өзде. Башкортстанда коронавирус корбаннары 196га җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 210 кешегә куелган. 179 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясенә 2 348 898 тикшеренү үткәрелгән, 2 274 356 кеше тикшерелгән
Соңгы тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8 442, 8 212 кеше тест үткән.