Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 25 мең 239га җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 166 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 304 кеше табиблар күзәтүе астында. Аларның 38е - авыр хәлдә, 8е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5472 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 149 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 19211.
Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә ковид янә 4 якташыбызның гомерен өзгән. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирус корбаннары 200гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланган. Соңгы тәүлектә бу диагноз 205 кешегә куелган. 211 кеше пневмониядән савыккан.
Фото: Башинформ