+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 февраль 2021, 19:51

Килгән юлыңнан кире борылып кит, ковид!

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оперштабы авырулар буенча мәгълүматларны яңартты.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оперштабы авырулар буенча мәгълүматларны яңартты.

Кызганычка каршы, алар тынычланырлык түгел әле.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда COVID-19 диагнозы белән дүрт кеше үлгән. Төбәкнең 164 кешесенең йогышлы чиргә таруы лабораториядә расланган.

Пандемия башланганнан бирле 25 403 пациент уңай тест алган.

Бүген дәваханәләрдә 303 кеше ята, шуларның 40ы — авыр хәлдә интенсив терапия бүлекләрендә. ИВЛ аппаратына сигез пациент мохтаҗ.

Амбулатор дәвалауда - 5 582 кеше, 103 кеше терелгән. Корбаннар исемлегендә Башкортстанның 204 кешесе бар.

Дәваханәдән тыш пневмония белән пациентлар мониторингы дәвам итә. Тәүлек эчендә 201 пациентка диагноз куелган, 195е — савыгып чыккан.

Фото: Олег Яровиков.
Читайте нас: