Башкортстанда тәүлек эчендә инфекция йоктыруның яңа 163 очрагы ачыкланган.
Пандемия чорында республикада COVID-19ны 25 566 кеше йоктырган. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, үсеш темплары 1 проценттан ким, авырулар саны 100 мең кешегә 463 туры килә.
Авырудан — 19 368 кеше, бер тәүлектә 54 пациент савыккан. Стационарларда 303 авыру кала, шуларның 45е интенсив терапия бүлегендә дәвалана. 5 678 кеше йорт шартларында дәвалану үтә.
Максим Забелин дәваханәләрдә койкалар саны 3,6 меңгә кадәр кимеде, дип билгеләде. Урыннар 71 процентка тулы. Бу ярдәмне тулы күләмдә күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Яңа коронавирус инфекциясеннән республикага китерелгән 39 мең дозадан 24 мең кеше - вакцинаның беренче компонентын, 8 меңе икенче компонентын ясаткан. Хәзерге вакытта республика COVID-19дан вакциналауга «Госуслуги» порталы аша язылуны башлап җибәрде. Шушы юл белән 5167 кеше язылган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров прививка ясату өчен чиратларны булдырмаска кушты. Бу бигрәк тә төбәкнең зур предприятиеләренә кагыла. “Кешеләр билгеләнгән вакытка оешкан төстә килсен һәм вакциналау үтсен", — диде республика җитәкчесе.
Фото: башинформ