+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 февраль 2021, 17:25

Корбаннар саны 208гә җитте...

Башкортстанда ковидтан бер тәүлектә янә дүрт кешенең гомере өзелде.

Башкортстанда ковидтан бер тәүлектә янә дүрт кешенең гомере өзелде.
Шулай итеп, республикада яңа коронавирус инфекциясе барлыгы 208 кешенең вафатына сәбәпче булды.
Әйткәндәй, барлыгы республикада коронавирус йоктыручылар саны 25 мең 566га җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 163 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 303 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 40ы авыр хәлдә, җиде кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 6587 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 54 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы республикада 19368 кеше савыккан.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 198 кешегә куелган. 190 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 371 787 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 296 677 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 5 135. Аларда 5 057 кеше тест үткән.
Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: