-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 февраль 2021, 22:05

Кырмыскалыда да COVID-2019дан вакциналау бара

Узган атнада Кырмыскалы районының үзәк дәваханәсенә "Гам-КОВИД-Вак" вакцинасының 180 дозалы тәүге партиясе кайтарылды. Бүгенге көнгә 75 кеше прививка ясаткан да инде.

Узган атнада Кырмыскалы районының үзәк дәваханәсенә "Гам-КОВИД-Вак" вакцинасының 180 дозалы тәүге партиясе кайтарылды. Бүгенге көнгә 75 кеше прививка ясаткан да инде.
Баш табиб урынбасары Гүзәл Камалова билгеләвенчә, вакцина махсус суыткычта билгеләнгән температурада саклана. Бер ампула 5 кешегә исәпләнгән.
- Вакциналау өчен махсус бригада бар. Прививка ясар алдыннан терапевт Айгөл Гайсинага кереп, температура, сатурация, кан басымын тикшертергә кирәк. Шунда ук табиб вакцина турында тулы белешмә бирә һәм ризалык алгач кына прививка кабинетына җибәрә. Шәфкать туташлары Флүрә Хәлиуллина һәм Миләүшә Яхина прививка ясаткан кешене тагын ярты сәгать тирәсе күзәтү астында калдыра. 21 көннән мотлак рәвештә икенче уколны алырга кирәк, - дип сөйләде вакциналау тәртибе турында Гүзәл Ягафәр кызы.
Районда тәүгеләрдән булып прививка ясатырга Кырмыскалы авылында яшәүче Буйловлар гаиләсе килде.
- Вакциналау турында ишеткәч тә хатыным белән аны ясатырга карар иттек. Беренче көнне генә бераз хәл булмады. Хәзер, Аллаһка шөкер, гадәти тормыш белән яшибез, көндәгечә физик эш белән дә шөгыльләнәм. Бу прививка үз сәламәтлегебезне саклау өчен бик мөһим, дип исәплим. Башкалар да вакцинадан курыкмасын иде. Бердәм көч белән генә авыруны җиңә алачакбыз, - диде Андрей Петрович, тәэссоратлары белән уртаклашып.
Хәтерегезгә төшерәбез: коронавирустан прививкага түбәндәгечә язылырга мөмкин:
- Дәүләт хезмәтләре порталы аша;
- “Табибка” мобиль кушымтасы, яки doctor.bashkortostan.ru бердәм медицина порталы аша;
- 1301 һәм 122 саннары буенча колл-үзәкнең бердәм телефоны аша;
- 8-347-218-19-19 телефоны буенча Башкортстан Республикасының Ситуацион колл-үзәгендә;
- район үзәк дәваханәләренә мөрәҗәгать итеп.
Фото: Кырмыскалы район үзәк дәваханәсе сайтыннан.
Читайте нас: