+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 февраль 2021, 16:50

Республика халкы сәламәтлеге игътибар үзәгендә

Бүгенге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров быел власть органнары алдында торучы төп мәсьәләнең үлем очракларын киметү булуын ассызыклады. Моның өчен мөмкин кадәр күбрәк республика кешеләрен профилактик чараларга җәлеп итәргә кирәк.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, 15 февральдән Башкортстанда ел саен үткәрелүче диспансерлау башлана. Ә 19 апрельдән (һава шартлары рөхсәт итсә, иртәрәк тә) “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт ала. Алты медицина автопоезды республиканың район һәм шәһәрләренә юлланачак.
Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә. Прививка ясатырга “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша язылырга мөмкин.
Республиканың Ситуацион антиковид үзәге белгечләре 1-7 февральдә 2613 мөрәҗәгать эшкәрткән. Барлыгы 16 ноябрьдән 45316 шалтырату кабул ителгән. Үзәк көн саен иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли, анда (347) 218 19 19 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Үзәк координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Римма Үтәшева әйтүенчә, шалтыратуларның 40 проценты коронавирустан вакциналауга язылу һәм кемнәргә аны эшләтергә ярамавы хакында.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: