-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 февраль 2021, 20:15

210 якташыбыз – ковид корбаны...

Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә ковидтан вафат булучы бар.

Соңгы тәүлектә Башкортстанда янә ковидтан вафат булучы бар.
Шулай итеп республикада коронавирус корбаннары 210га җитте.
Барлыгы пандемия башыннан алып Башкортстанда коронавирус 25731 кешедә теркәлде. Әле алты меңнән артык яякташыбыз коронавирус белән көрәшә.
Бер тәүлектә янә 165 кешедә ковид ачыкланган.
307 кеше коронавирустан стационарларда дәвалана. 46 кеше авыр хәлдә, биш пациент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5659 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 187 кеше ковидтан савыкан. Барлыгы савыгучылар саны – 19555.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 189 кешегә куелган.195 кеше савыккан.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова чираттагы брифингта мөмкинлекләре чикле кешеләргә вакциналауның ничек үтүе хакында сөйләде.
“Социаль учреждениеләрдә, интернатларда, пансионатларда яшәүчеләр шунда вакциналана, ләкин башка мөмкинлек тә бар. Поликлиника хезмәткәрләре пациентны вакциналау кабинетына алып килә, анда ул доктор күзәтүе үтә. Вакциналаудан соң, ярты сәгать дәвамында поликлиникада утырып анафилактик реакцияләрне көтү мотлак. Әгәр алар була калса”, – диде Ирина Кононова.
Вакциналауга чиратка “Дәүләт хезмәтләре” порталы, “К врачу” мобиль кушымтасы аша яисә doctor.bashkortostan.ru сайтында, шулай ук колл-үзәкнең бердәм телефоны аша язылырга мөмкин – 1301 һәм 122. Ковидка каршы ситуацион үзәк номеры – 218 19 19.
“Дәүләт хезмәтләре” порталы аша вакциналауга республиканың 5167 кешесе язылган да инде.
Фото: ugra-tv.ru
Читайте нас: