+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 февраль 2021, 19:25

COVID-19дан прививканы кемнәргә ясатырга?

Бүген коронавируска каршы вакцина кадату-кадатмау мәсьәләсе күпләребез өчен көнүзәк. Кемнәргә вакцина кадату начар тәэсир итәргә мөмкин - бу хакта медицина фәннәре докторы, табиб-инфекционист Алексей Яковлев аңлаткан.

Бүген коронавируска каршы вакцина кадату-кадатмау мәсьәләсе күпләребез өчен көнүзәк. Кемнәргә вакцина кадату начар тәэсир итәргә мөмкин - бу хакта медицина фәннәре докторы, табиб-инфекционист Алексей Яковлев аңлаткан.

Русиялеләрнең күбесен ковидка каршы иммунлаштыру мәсьәләсе уйга салган. Вакцина кадату организмыма зыян китермәсме, дип шикләнүчеләр дә бар. Бу җәһәттән тәҗрибәле табиб-инфекционистның сүзләренә колак салыйк.

Аның фикеренчә, вакцина кадату - кирәкле һәм файдалы гамәл, әмма барлык кеше өчен дә түгел. Кемнең организмында әлеге авыруга каршы антитәнчекләр (антитела) бар, аларга прививкадан әлегә баш тартып тору кирәк. Ни өчен дигәндә, организмда антитәнчекләр булганда, вакцина ясатсаң, авырып китүең бар. Иммунитетка көчергәнеш килә, чөнки антитәнчекләре булган пациентның сәламәтлегенә вакцина кире йогынты ясый. Кешене коронавирус яңадан аяктан егарга мөмкин һәм ул икенче тапкыр бу мәкерле авыруны беренче тапкырга караганда күпкә авыррак кичерәчәк.
Мондый авыр хәлгә тарымас өчен, иммунлаштыру алдыннан мотлак рәвештә антитәнчекләрнең бармы-юкмы икәнен белү максатында махсус тикшерү үтәргә киңәш итә табиб.



Фото: iz.ru
Читайте нас: