+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 февраль 2021, 21:00

Дәваханәгә кабат барырга да кирәкми

Башкортстанда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Covid-19га тикшерүләр нәтиҗәләре турында гражданнарга мәгълүмат бирү буенча смс-сервис эшли башлаган.

Башкортстанда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Covid-19га тикшерүләр нәтиҗәләре турында гражданнарга мәгълүмат бирү буенча смс-сервис эшли башлаган.

Бу мөмкинлек тикшерү нәтиҗәсен алу вакытын шактый киметкән, ә пациентларга мәгълүмат алу өчен медицина оешмаларына шалтыратырга кирәкми.

Хәзерге вакытта республикада яшәүчеләр үзләренең ПЦР-тест нәтиҗәләре белән 500 меңнән артык смс-хәбәр алган, шул ук вакытта, нәтиҗә уңай булган очракта, хәбәрдә авыручыга алга таба гамәлләр турында инструкциягә сылтама күрсәтелә.

Нәтиҗәне смс белән алу өчен "мазок" тапшырганда пациентның кәрәзле телефон номеры алына һәм Республика медицина мәгълүмат-аналитика системасында юллама рәсмиләштерелә.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас: