+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 февраль 2021, 13:36

Хатын-кызларны нинди гадәтләре котсызга әверелдерә?

71нче санлы Мәскәү дәваханәсенең баш табибы һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников хатын-кызларның буй-сынын бозучы, сәламәтлегенә зыян китерүче, тәннәренә артык килограммнар өстәүче начар гадәтләрен санаган. Өстәвенә, бу гадәтләр аларның үзләренә генә түгел, балаларына, оныкларына да зур зыян сала икән.

Беренчедән, табиб әйтүенчә, хатын-кызлар аягөсте ашарга ярата. Ризык әзерләгәндә, плитә янында алар күпме ашаганнарын искә алмый. Аннан соң, ризык әзер булгач, гаилә әгъзалары белән бергә утырып ашый, шул сәбәпле аларның ашказанына азык башкаларныкына караганда күбрәк эләгә. Артык калорияләр нәрсәгә китерә? Симерүгә.
Мондый гадәттән котылу өчен, аягөсте түгел, ә утырып ашау кирәк, ризык әзерләгәндә исә аны кабып караудан тыелу зарур.

Икенче начар гадәт - азыкны майда кыздыру. Ул шулай ук гәүдәнең зифалыгын тиз югалттыра.

Өченче алама гадәт - балаларны, оныкларны кыстап ашату. Бу аларның сәламәтлегенә зыян китерә, юанайта. Бала чагында юан булган кешегә үскәч тә ябыгуы бик кыен эш, ди табиб.

Гүзәл затларның дүртенче яман гадәте - балаларының тәлинкәсендә калган ризыкны, әрәм булмасын дип, ашап бетерүе.
"Өстәл яныннан җиңелчә ачлык тойгысы белән торып китү кирәк, - ди Мясников. - Бик ашыйсыгыз килсә, алма яки кишер кимереп алыгыз".

Табиб әйтүенчә, көненә ,0,5 килограмм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау сәламәтлек өчен дә, буй-сын матурлыгы өчен дә бик файдалы булачак.

Фото: rewizor.ru
Читайте нас: