Агымдагы елның 8 һәм 9 февралендә Уфа шәһәренең 3нче балалар стоматология поликлиникасы белгечләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршы алып, Чакмагыш авылында яшәүче балаларга махсус стоматология ярдәме күрсәткән.
Уфаның 3нче балалар стоматология поликлиникасының стоматология модуле бригадасы ике балалар стоматологыннан һәм шәфкать туташыннан торган.
Барлыгы ике көн эчендә 120 бала тикшерелгән, шуларның 92се авыз куышлыгын санацияләүгә мохтаҗ булган. Балалар өчен авыз куышлыгы авыруларын профилактикалау, авыз куышлыгы гигиенасын өйрәтү һәм индивидуаль консультацияләр буенча сәламәтлек дәресләре оештырылган.
“Демография” гомумдәүләт проектының “Мәгарифтә үсеш” программасы буенчан 1нче мәктәптә оештырылган махсус кабинетта барлык 3нче сыйныф укучылары өчен сәламәтлек дәресләре үткәрелгән. «Сәламәт елмаю» модуле буенча оештыру-методик эш күрсәтелгән.
Моннан тыш, Чакмагыш авылындагы социаль приюттагы 15 баланың тешләрне тикшерелгән һәм дәваланган. Аларга практик мисалларда тешләрне һәм авыз куышлыгын дөрес карау серләрен өйрәткәннәр. Соңыннан балаларга стоматология темасына бүләкләр тапшырылган.
Фото: Башинформ