-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 февраль 2021, 12:15

Атлаган саен гомер озыная...

Моның сере гади — җәяү йөрү.

Моның сере гади — җәяү йөрү.

Берничә ай элек якын танышымның телефонына кызы “шагомер”, ягъни адымнарны санаучы кушымта куеп биргән иде. Әлегә кадәр транспортта гына йөргән, кичләрен телевизор алдында сериаллар карап уздырган ханымны алыштырып куйдылармыни! Хәзер ул көн дә кичен, телефонын кесәсенә салып, урамга йөрергә чыгып китә. Телефоны аның адымнарын, үткән чакрымнарны санап бара, ә ул шул вакыт эчендә “янган” калорияләре өчен сөенә. Танышымның бу хоббие йогышлы булды, күрәсең, күп тә үтми ул үзе генә түгел, ирен дә ияртеп йөри башлады.

— Болай көн дә җәяү йөрү бик файдалы икән бит. Гәүдә җиңеләеп китте, кыска гына вакыт эчендә 4-5 килограмм авырлыкны ташладым. Көненә 4-5 километр, ягъни 8-9 меңнән артык адым үтәм. Элек эштән кайткач, бөтен вакытым ашарга әзерләп, атлаган саен ашап, телевизор карап үтә иде. Ә хәзер телефоным йөрергә өндәп, күңелне кытыклап кына тора, — ди ул.

Чынлап та, соңгы вакытта кичләрен урамга чыксаң, җайлап кына атлап йөрүче өлкәннәр дә, балаларын иярткән яшь парлар да, таяк тотып җитез генә атлаучылар да еш очрый. Бу шәһәрдә генә түгел, авыл җирендә дә матур бер гадәткә әйләнеп бара. Хәрәкәтнең файдалы булуын аңлап, сәламәт тормыш алып баручыларның көннән-көн артуы шатлыклы күренеш, әлбәттә. Халык арасында бигрәк тә скандинавча йөрү популярлаша.

Скандинавча атлауны узган гасыр урталарында җәй көннәрендә дә үзләрен яхшы формада тоту өчен чаңгычылар уйлап тапкан. Бу спорт төрен организм йөгерүгә караганда җиңелрәк кабул итә. Шуңа да ул иң элек пенсионерлар арасында киң тарала. Таяклар тотып йөрү гади генә шөгыль булып күренсә дә, ул бик файдалы. Скандинавча йөрү аяк, кул, корсак мускулларын, умыртка сөяген, буыннарны ныгыта.

Бер ялда шулай һава суларга дип урамга чыктым. Кояшлы кышкы матур көн. Җай гына китеп барганда таяклар тоткан, шәп-шәп атлап йөрүче 50 яшьләрдәге ханым берничә тапкыр юлыма очрады. Урамнарны берничә тапкыр әйләнеп килгәннән соң, ул минем яныма тукталды.

— Нигә Сез дә скандинавча йөрмисез? Ул бит шулкадәр файдалы! Сезнең бер сәгать җай гына атлап йөрүегезгә караганда, минеке шул вакыт эчендә ике тапкыр күбрәк калорий “яндыра”. Таяк белән йөрү координация, гәүдә турылыгын яхшыртуга булышлык итә. Мин бу спорт белән инде биш ел шөгыльләнәм. Элек 74 килограмм идем, хәзер гәүдә авырлыгым 55тән артмый. Болай атлаганда гәүдәнең өске өлеше хәрәкәт итә, үпкәнең сулыш алу күләме арта. Сез көненә 40 минут чамасы йөрүдән башлап карагыз, — дип, яңа танышым миңа таякларын тоттырып, дөрес атлау серләрен өйрәтергә дә тотынды.

Ул Чаллыдан сеңлесенә кунакка килгән икән. Җитез ханым таякларын да калдырмаган, монда да көндәлек норманы төгәл үти. Чынлап та, аның гәүдәсе җыйнак, үз яшеннән күпкә яшьрәк тә күренә. "Сезнең якта әле скандинавча йөрүчеләр аз икән. Безнең Чаллыда урам тулы халык шулай атлый. Паркларда скандинавча атлаучы 80-90 яшьлек әби-бабайлар да күп бездә", — диде ул.

Әлеге ханым бу өлкәдә белгечкә әйләнгән. Даими рәвештә скандинавча атлаган кешедә холестерин артмавы, эчәкләр эшчәнлеге, матдәләр алмашыну яхшыруы, организмның яшәрүе турында да сөйләде ул.

Әлбәттә, скандинавча атлауның иң мөһим элементы — таяклар. Моның өчен теләсә нинди таяк тотып чыгып китү дөрес түгел, махсус таяклар кирәк. Алар спорт кибетләрендә сатыла. Бәяләре - 1 меңнән 10 мең сумга кадәр. Таякларны кешенең буена карап сайларга кирәк. Буй озынлыгын 0,66 яисә 0,68гә тапкырлыйлар һәм килеп чыккан сан сиңа туры килгән таякларның озынлыгы булыр. Алар артык озын да, кыска да булмаска тиеш, югыйсә, умыртка сөягенә, аркага, аякларга авырлык килә.

Скандинавча йөрү гомерне дә озайта, диләр. Хәер, атлап йөрү, хәрәкәт итүнең гомерне озайтуы элек-электән билгеле. Туган авылымда яше йөзгә җитеп дөнья куйган бер әбекәй бар иде. Ул һәр көнне җәяү ерак араларны урап кайта иде. Болыннарда, тау битләрендә - җиләк, урманнарда дару үләннәре җыя, хәтта 15 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан авылдагы туганнарының да хәлен белеп килә иде. Какча гәүдәле бу әбекәйнең сырхап ятканын бер дә ишетмәдек. Ул һәрвакыт хәрәкәттә булды, бәлки, шуңа да озак яшәгәндер әле.

Хәзер андый әбекәйләр юк диярлек. Күршенең күршегә дә кермәве, өйдә генә ятуы, дөнья малы артыннан кууы, машинада гына җилдерүе — болар барысы да хәрәкәтне чикләде. Шунысы куанычлы: соңгы вакытта шәһәрдә дә, авыл урамнарында да җәяү йөрүчеләр, саф һава суларга чыгучылар көннән-көн күбәя. Бер-берең белән күрешү, аралашу да күңелгә рәхәтлек бирә. Сәламәтлегебез ныгый, рухыбыз сафлана, димәк, кәефләр дә күтәренке була.

Фото: local.yandex.uz
Читайте нас: