Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 25894кә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 163 кешедә ачыкланды. Әле республика дәваханәләрендә 316 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 37се авыр хәлдә, 6 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5644 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 165 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 19720.
Кызганычка каршы, янә дүрт якташыбыз ковидтан вафат булды. Барлыгы республикада 214 кешенең дөньядан китүенә коронавирус сәбәпче булды.
Пневмония дә көн саен ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 175 кешегә куелган. 167 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясенә 2 387 147 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 311 427 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8 937, 8 584 кеше тест үткән.