+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 февраль 2021, 13:55

Грипп йоктырасыгыз килмәсә...

Башкортстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы күзәтелә.

Башкортстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы күзәтелә.
1-7 февральдә 24488 кеше ОРВИ белән авырган. Аннан алдагы атнадагыга караганда, бу 1,2 процентка күбрәк. Уфада авыручылар саны – 6774.
“Республикада авыру күрсәткече өлкәннәр авыруы исәбенә эпидемия тупсасыннан 21 процентка югары, Уфада нәкъ шул тупса дәрәҗәсендә. Авыручыларның яртысын 17 яшькәчә балалар тәшкил итә” – дип белдерделәр “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.
Быелгы биш атнада грипп һәм ОРВИ вирусларын йөртүгә 346 кеше лаборатор тикшеренү үткән. Бу вируслар 10,7 процентта ачыкланган.
Грипп һәм ОРВИ белән авыру буенча имин булмаган эпидемиологик хәл якынлашу сәбәпле, белгечләр шәхси саклану чараларын искә төшерә:
кешеләр күп булган урыннарда, җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартырга;
халык күп җирдә битлек кияргә;
авыру билгеләре күзәтелгән кешеләрдән ерактарак булырга (мәсәлән, ютәлләгән, төчкергән кешеләрдән);
кулларны сабынлап еш юарга (аеруча урамнан кергәч, җәмәгать транспортында булгач);
яшәгән фатирны, эшләгән бүлмәне даими җилләтеп торырга (дымлы җыештыру оештыру мотлак);
С витамины кергән, сарымсак, суган кушылган ризыкларны күбрәк кулланырга.
Гаиләдә яисә эшләгән урында авыручылар булса, профилактика максатында вируска каршы препаратлар эчә башларга мөмкин. Ләкин аларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә һәм инструкциядә язылганча эчәргә кирәк.
Фото: pro-selhoz.ru
Читайте нас: