-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 февраль 2021, 18:20

Онкология белән көрәш программасын финанслау кыскарган

Башкортстанда онкология авырулары белән көрәш программасын финанслау ике тапкырдан артыкка кыскарган.

Башкортстанда онкология авырулары белән көрәш программасын финанслау ике тапкырдан артыкка кыскарган.
Былтыр республика гомумдәүләт проекты кысаларында федераль казнадан 1 миллиард сум алган булса, быел 450 миллион сум.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, бу быел төбәккә зур чыгымнар таләп ителмәве белән бәйле, чөнки кыйммәтле финанс операцияләренең зур өлеше үткән елда башкарылган. Мәсәлән, онкоавыруларны дәвалау өчен линияле тизләткечләр алынган.
“Шулай да онкология авырулары булган пациентларны дарулар белән тәэмин итүнең элекке күләме сакланды – 2 миллиард сум”, – дип төгәллек кертте Башкортстанның сәламәтлек саклау министры «КоммерсантЪ-Уфа»дагы “иртәнге ашта”.
Максим Забелин соңгы елда төбәктә яман шештән үлем очракларының бераз кимүен дә билгеләде. 2019 елда яман шешләрдән 100 мең кешегә 180 леталь очрак теркәлгән булса, былтыр 100 мең кешегә 176 очрак туры килгән.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: