-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 февраль 2021, 15:20

Йөзеңдә барысы да язылган

Күзләр янында күләгәләр барлыкка килү йокыгыз туймаудан гына түгел, ә кайбер органнарның эшчәнлегендә җитди тайпылышлар булуы хакында да сөйләргә мөмкин.

Күзләр янында күләгәләр барлыкка килү йокыгыз туймаудан гына түгел, ә кайбер органнарның эшчәнлегендә җитди тайпылышлар булуы хакында да сөйләргә мөмкин.

Гематолог-иммунолог Ксения Бочарова күзләр янындагы тиренең караюның яисә шәмәхә төскә керүенең ни сәбәптән килеп чыгуын аңлаткан.

Моның, беренчедән, чәйне, кофены күп эчүдән, йокы туймаудан булуы ихтимал. Андый очракларда күзләр тирәсендәге күләгәләрдән котылуы кыен түгел. Ә менә кайбер очракларда сәбәп тирәндәрәк ята: организм эшчәнлегендәге тайпылышлар да йөзгә чыгарга мөмкин.

Ксения Бочарова әйтүенчә, күзләр тирәсендәге күләгәләр организмга кислород җитмәгәндә күзәтелә.
Тукымаларга кислород җитмәү организмга мөһим микроэлементларның, мисал өчен, тимернең, җитәрлек күләмдә кермәве белән бәйле, ди белгеч.

Шул ук вакытта кислород җитмәү кешенең бавыры, яки бөерләре эшчәнлегендә проблемалар булуына барып тоташырга мөмкин.

Күзләре тирәсендә тиресе бик юка булган кешеләрдә дә күләгәләр була. Бу очракта борчыласы юк: тире юка булганга кан тамырлары шәмәхәләнеп күренә. Гаджетлар артында озак вакыт утыру да йөзгә матурлык өстәми.

Сәламәтлегегез җәһәтеннән нинди дә булса шигегез туса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Фото: ru.freepik.com
Читайте нас: