+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2021, 17:15

26 меңне уздык...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны – 26054кә, бу инфекциядән вафат булучылар 217гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны – 26054кә, бу инфекциядән вафат булучылар 217гә җитте.
Бер тәүлектә авыручылар исемлегенә 160 кеше өстәлде.
Әле республикада барлыгы 5959 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 326сы - госпитальләрдә табиблар күзәтүе астында. 39 кеше авыр хәлдә, 7 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5633 кеше амбулатор дәвалана.
19878 якташыбыз ковидны җиңгән. Аларның 158енең соңгы тәүлектә савыгуы теркәлгән.
Ләкин, кызганычка каршы, һәркем коронавирус инфекциясен җиңә алмый шул. Вафат булучылар көн саен ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә ковид янә өч якташыбызның гомерен алып китте. Шулай итеп, ковид барлыгы 217 якташыбызның гомере өзелүгә сәбәпче булды.
Пневмония дә таралуын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз Башкортстанның 207 кешесенә куелган. 119 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясенә 2 396 198 лаборатор тикшерү үткәрелгән, 2 320 420 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 9 052, 8 777 кеше тест үткән.
Фото: a1.ro
Читайте нас: