-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2021, 14:15

Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый!

Республика белән идарә итү үзәгенең социаль челтәрдә урнаштырган язмасы игътибарга лаек.

Республика белән идарә итү үзәгенең социаль челтәрдә урнаштырган язмасы игътибарга лаек.
“Медицина һәм коронавирус (“Инцидент-менеджмент” системасы шулай оештырылган, бу ике тема аерым) - икенче урында, торак-коммуналь хезмәтләр буенча сораулардан соң, республика халкын борчыган иң төп проблемалар.
2021 елның гыйнварында төп борчыган мәсьәләләр – вакциналау, ташламалы препаратлар һәм участок табиблары эше. Мөрәҗәгатьләр саны көннән-көн арта.
Менә саннар: 2021 елның гыйнварында 1231 хәбәр, 2020 елдагы шул чорга 442 хәбәр белән чагыштырганда, өч тапкыр диярлек күбрәк.
Республиканың иң актив торак пунктлары – Уфа, Стәрлетамак, Салават, Мәләвез районы һәм Нефтекама. Гыйнвар белән чагыштырганда, Салаваттан мөрәҗәгатьләр азайды – бу Салават шәһәр дәваханәсе өчен зур плюс. Без сезнең өчен шат!
Кешеләрнең һәр мөрәҗәгате #ЦУРБашкортостан и системы «Инцидент-менеджмент» контролендә. Катлаулы мәсьәләләрне атна саен фокус-төркемдә Сәламәтлек саклау министрлыгы белән, аеруча катлаулыларны Радий Хәбиров үткәргән “Сәламәтлек сәгате”ндә тикшерәбез.
Мәсәлән, Бөре шәһәренә (моны Антон Талалов раслады) бик тә заманча бала тудыру йорты кирәк, Шаран районының Яңа Таулар авылы халкына һәм Уфа районының Аэропорт поселогына – яңа ФАП".
Бу хакта тулырак: ЦУР Башкортостан (vk.com)
Читайте нас: