Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2021, 15:35

Кешеләрнең сәламәтлеге яхшырсын!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә эчтәлекле пост урнаштырган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә эчтәлекле пост урнаштырган.
“Пандемиягә карамастан, онкология авыруларын дәвалау буенча базаны ныгытуны дәвам итәбез. Уфаның 32нче поликлиникасында һәм Салават шәһәр дәваханәсендә амбулатор онкология үзәкләре эшли башлады. Анда тар белгечләр кабинетлары җиһазландырылды, томографлар, УЗИ аппаратлары урнаштырылды.
Шулай итеп, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында без Башкортстанда инде сигез шундый үзәк ачтык. Анда кешеләр квалификацияле консультация ала һәм тикшерү үтә. Әлбәттә, онкоавыруны 1-2нче стадияләрдә ачыклаган табибларга “премияләр” түләүне дәвам итәбез. Үткән ел 4400 шундый очрак теркәлде һәм 32,45 миллион сум табибларга түләнде. Бу эш аркасында йөзләгән, меңләгән кешенең сәламәтлеген яхшыртачагыбызга һәм гомерен озайтачагыбызга ышанам”.
Фото: Несмотря на пандемию, продолжаем укреплять.. | Радий Хабиров (vk.com)
Читайте нас: