+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2021, 11:40

Куллары алтын, шифалы

Гөлшат Хәсәнова җитәкчелек иткән “Саната” медицина үзәге хезмәткәрләренә пациентларычиксез рәхмәтле

Гөлшат Хәсәнова җитәкчелек иткән “Саната”
медицина үзәге хезмәткәрләренә пациентлары
чиксез рәхмәтле
“Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый”, ди халык. Бу асыл сүзләр, гүя, үз бәхетен үзе тудырып, Уфа шәһәрендә күпләргә үрнәк күрсәтеп яшәүче Гөлшат Хәсәновага да төбәп әйтелгән сыман.
–‒ Дүртөйле шәһәрендә эш сөючән, тырыш гаиләдә туып-үсүем белән бәхетлемен, –‒ ди кечкенә шатлыкны да зур итеп кабул итүче Гөлшат Якуп кызы. – Шөкер, гаиләм матур, кызларым Алина, Алия – эшемдә дә, тормышымда да зур терәкләрем, ярдәмчеләрем. Оныкларым Сәет, Гардий, Милана үсеп килә.
Һөнәре белән дә, һичшиксез, бәхетле Гөлшат ханым. Дөртөйледәге 2нче урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина институтында белем ала ул, неврология буенча ординатурада, Кытайда академиядә укый. Биредә ике тапкыр рефлексия терапиясен өйрәнү буенча белемен камилләштерә. Озак еллар “Саната” медицина үзәгенә җитәкчелек итә.
Җаваплылыгы чикләнгән “Саната” җәмгыятендә бердәм, тату коллектив булдырылган. Бирегә сөлек белән дәваланырга кайлардан гына килмиләр! Монда, шулай ук, энә кадау (иглоукалывание), озонотерапия (кислород белән дәвалау), гемосканирование (микроскоп аша канның сыйфатын тикшерү (ул күп авыруларны ачыкларга ярдәм итә) ысуллары да киң кулланыла.
‒ – Сөлек белән дәвалау кан басымы югары булганда, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасы, бавыр авыруларыннан, шулай ук шикәр чиреннән җәфаланганда ярдәм итә, – ди Гөлшат Якуп кызы. – Ишемия инсульты һәм инфаркт белән авырый башлаган чорда куллану аеруча яхшы нәтиҗә бирә. Сөлек пиелонефрит, вегетатив кан тамырлары дистониясе, тромбофлебит кебек авыруларны да дәвалый, түлсезлектән җәфаланган хатын-кызларга ана булу бәхете бүләк итә. Әмма йөкле хатын-кызларга, кан басымы, гемоглобины түбән, тән температурасы югары булган кешеләргә сөлек салдыру катгый тыела. Сөлек белән дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү мотлак.
Гомумән, сөлек кешегә өч мең ел чамасы хезмәт итә. Гиппократ, Әбугалисина, Пирогов аны төрле авырулардан дәвалау өчен кулланганнар. Хәзерге вакытта “тере шприцлар” белән барлык шифаханәләрдә, Президент клиникаларында дәвалыйлар. Сөлекнең табигатьтә очраучы йөзләрчә төреннән берничәсе генә медицинада кулланыла. Бу елларда сөлек Халыкара “Кызыл китап”ка кертелде.
–‒ Гөлшат Якуп кызының һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләрнең күңелләре тулы изгелек. Алар авыруларны җылы сүзләре белән дә дәвалый, куллары алтын, шифалы. Һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы булганнары өчен яратабыз, хөрмәт итәбез, – ди алар хакында республиканың төрле төбәкләреннән килеп дәваланучы бер төркем пациентлары.
***
14 февральдә һәркем белән уртак тел табып эш итүче, йөзеннән һәрвакыт нур сирпелеп торучы, кешелекле һәм кечелекле, ихлас күңелле, ярдәмчел Гөлшат Хәсәнова туган көнен билгели. Аны шушы күркәм гомер бәйрәме белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, уңышлар, балалар игелеге, оныклар шатлыгы телисе килә!
Хөрмәтле Гөлшат Якуп кызы!
Күпме булса җирдә изге теләк
Без телибез Сезгә барын да.
Энҗе карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Сызылып аткан сихри, алсу таңнар
Килсен Сезгә кояш, нур булып.
Куанычлар, бәхет юлдаш булсын,
Сөенечләр килсен ургылып.
Сәламәтлек ташламасын Сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге,
Юлдаш булсын Сезгә
муллык та!
Әхнәф ӘМИНЕВ.
Уфа шәһәре.
Заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән “Саната” клиникасында, дәваланудан тыш, шактый арзан хакка сөлек сатып алырга да мөмкин. Даими пациентларга, инвалидларга, ветераннарга, студентларга зур ташлама ясала, гарантия бирелә.
Чикләүләр бар. Белгеч киңәше мотлак.
Адресы: Уфа шәһәре, Революцион урам, 163.
Белешмә өчен телефон: 8-917-343-10-67.
Рәхим итегез!
Лиц. № ЛО-02-01-007 098 от 8 мая 2019 г.
Читайте нас: