-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2021, 17:20

Сау-сәламәт булыгыз!

Пандемия вакытындаБездән теләк шул сезгә:

Сау-сәламәт булыгыз!
Пандемия вакытында
Бездән теләк шул сезгә:
Беркайчан да зарланмагыз
Сәламәтлегегезгә.
Онытырга язсын иде
Даруханә юлларын.
Сау-сәламәт каршылагыз
Һәрбер килгән елларны!
Дәваханә ишекләрен
Ачарга да язмасын!
Авыру-сырхау җилләре
Капкагызны какмасын.
Авырмасын беркайчан да
Сезнең якыннарыгыз.
Сәламәт йөрәктә янсын
Сөю ялкыннарыгыз!
Тупырдап торсын балалар,
Авырмыйча, шат булып.
Күңелләрегез түгелсен
Бары шатлыктан тулып!
Сау-сәламәт булсын сезнең
Әткәй-әнкәйләрегез.
Тап-таза булып тусыннар
Көткән бәбәйләрегез.
Сәламәт яшәүне сез дә
Шуңа якын итегез.
Чана һәм чаңгылар белән
Сез дуслашып китегез.
Юк-бар борчу-сагышлардан
Төшмәсен күңелегез!
Оптимист була белегез,
Шатлыкка күмелегез!
Ләйсән Якупова.
Фото: goodfon.ru
Читайте нас в