+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 февраль 2021, 18:55

Кан басымы һәм бил нечкәлеге: бу ике күрсәткеч үзара ничек бәйләнгән?

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Кардиология фәнни-медицина тикшеренүләре үзәгенең генеральный директоры Сергей Бойцов идеаль артериаль кан басымының нинди булырга тиешлеге хакында сөйләгән.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Кардиология фәнни-медицина тикшеренүләре үзәгенең генеральный директоры Сергей Бойцов идеаль артериаль кан басымының нинди булырга тиешлеге хакында сөйләгән.

Белгеч сүзләре буенча, инфаркт яисә инсульттан куркып яшәмәс өчен кан басымы 140ка 90нан кимрәк булуы зарур. "130га 80, яки аннан түбәнрәк булса, тагын да яхшырак", - дип ассызыклаган ул.

Табиб әйтүенчә, гипертония - хроник авыру, аңардан беркайчан да бөтенләйгә котылып булмый. "Тик белгеч тарафыннан билгеләнгән даруларны эчеп, авыруны контрольдә тотып, тулыканлы тормыш белән яшәп була. Бу бер, ике яки өч дәвалану курсы түгел. Бу, ничек кенә күңелсез тоелмасын, гомерлеккә", - ди Бойцов.

Югары кан басымыннан җәфаланасың килмәсә, яшьтән сәламәтлегеңә игътибарлы булу кирәк. Корсакка җыелган май катламы аеруча хәвефле, чөнки нәкъ менә ул йөрәк-кан тамырлары авыруларына этәргеч бирә икән.

Бу уңайдан кардиолог билнең нинди үлчәмдә булырга тиешлеген дә күрсәткән. Ир-егетләрнең биле - 102, хатын-кызларныкы 88 сантиметрдан артып китсә, организмнарында төрле тайпылышлар башлануын көт тә тор, ди.

Шуның өчен даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүне гомерлек гадәткә кертү мөһим. Шулай ук югары кан басымын кисәтү максатында табиб тоз куллануны азайтырга киңәш итә.


Фото: valemidin.ru
Читайте нас: