+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 февраль 2021, 19:20

Кешеләр уңайлы шартларда сыйфатлы ярдәм алырга тиеш

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.
“Еш кына кешеләр миңа безнең дәваханәләрнең һәм поликлиникаларның торышы турында зарлана. Күп биналар 50-60 ел элек төзелгән, анда кысык һәм караңгы. Иң мөһиме – анда мораль яктан искергән җиһазлар.
Бу зарланулар нигезле – безнең кешеләр уңайлы медицина учреждениеләренә килергә һәм сыйфатлы ярдәм алырга тиеш.
Быел республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын киңкүләм модернизацияләү башланды. Федераль үзәк ярдәме белән без якындагы биш елда 530дан артык яңа медицина учреждениесе төзиячәкбез, ә 70ендә ремонт үткәреләчәк. Бу максатларга 18,5 миллиард сум китәчәк.
Быел ике мөһим объектны төзеп бетерәбез – Бөредә зур поликлиника (балалар өчен – 200, өлкәннәр өчен сменага 400 кеше кабул итәрлек) һәм Чакмагышта көненә 250 кеше кабул итүгә тәгаенләнгән поликлиника. Аларны быел тапшыру планлаштырыла. 2022 елда тагын 4 зур төзелешне тәмамлаячакбыз – Учалы шәһәр дәваханәсендә һәм Уфаның кардиоүзәгендә хирургия корпуслары, шулай ук Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә һәм Затонда поликлиникалар.
Параллель рәвештә быел Республика балалар онкологиясе үзәге һәм Баймакта балалар поликлиникасы төзи башлыйбыз.
Барлык республикада табибларның уңайлы шартларда эшләве, ә пациентларның уңайлы шартларда дәвалануы – менә безнең максат. Без аңа акрын, ләкин дөрес якынлашабыз", - дип язган ул.
#медицина #здоровье #больницы #поликлиники #врачи”
Читайте нас: