+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 февраль 2021, 19:31

Путин коронавируска каршы вакцинаны кайчан кадатачак?

Илебез Президенты Владимир Путинга бу сорауны "Независимая газета"ның баш мөхәррире Константин Ремчуков биргән.

Илебез Президенты Владимир Путинга бу сорауны "Независимая газета"ның баш мөхәррире Константин Ремчуков биргән.

Президент, коронавируска каршы вакцинаны быел җәй ахырында, я булмаса көз башында кадатырга ниятлим, дип җаваплаган. "Спутник V" вакцинасын ясатачагы хакында 68 яшьлек Путин моңа кадәр дә әйткән иде инде. Тик бу чараны мин Америка Президенты Джо Байден кебек, махсус рәвештә камералар каршында оештырырга җыенмыйм, дип тә өстәгән Владимир Владимирович.

Байден үзенең инаугурациясе алдыннан, бөтен Американы хәбәрдар итеп, таҗлы вируска каршы прививка эшләткән иде. Американың вице-президенты Майк Пенс һәм Израильнең Премьер-министры Биньямин Нетаньяху да шулай халыкка үрнәк күрсәттеләр.

Владимир Путин, коронавируска каршы вакцина ясатканчы мотлак рәвештә табиблар белән киңәшләшәчәкмен, дигән. Грипп һәм пневмоккок инфекциясенә каршы прививкалар кадату да минем планымда каралган, дип уртаклашкан ул.

Форсаттан файдаланып, исегезгә төшерәбез, дуслар: 18 гыйнвардан илебезнең барлык төбәкләрендә дә иммунлаштыру кампаниясе башланды. Үзенең һәм якыннарының сәламәтлегенә битараф булмаучылар вакцина кадату өчен "Госуслги" порталында чиратка языла ала.


Фото: interfax.ru
Читайте нас: