+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 февраль 2021, 12:05

Салкын көн йөрәккә хәвефле

Галимнәр кышкы көннәрдә йөрәк өянәге очракларының ешаюын ачыклаган.

Галимнәр кышкы көннәрдә йөрәк өянәге очракларының ешаюын ачыклаган.

Түбән температура һәм салкыннар йөрәк өянәге барлыкка килү куркынычын арттыра. Моны Швеция һәм Британия галимнәре ачыклаган, дип хәбәр итә Express таблоиды. Әйтик, Швециядә галимнәр 274 мең кешенең мәгълүматларын өйрәнгән.

Температура нульдән түбән вакытта өянәк куркынычы арта икән. Кышын йөрәк өянәге, елның җылы вакыты белән чагыштырганда, 31процентка күбрәк күзәтелә.

Британия йөрәк фондында, салкын чорда коронар артерияләрдә спазмнар барлыкка килә, дип билгелиләр. Ягъни кан тамырлары тарая, тромблар барлыкка килә һәм бу йөрәккә канны башка органнарга кудырырга (аеруча баш миенә) концентрацияләнүгә мәҗбүр итә. Бу, үз чиратында, инсультлар һәм инфарктлар кебек нәтиҗәгә китерә.

Салкын көннәр бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары, ишемия һәм стенокардия булганнар өчен хәвефле, ди белгечләр.

Бу кешеләргә кыш көне йөрәктәге тайпылышларга сизгер булу һәм уңайсыз симптомнар булганда кичекмичә табибка мөрәҗәгать итү мөһим.

ФОТО: PIXABAY.COM
Читайте нас: