+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 февраль 2021, 19:15

Заман афәте 220 якташыбызның гомерен өзде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 26214кә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 26214кә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 160 якташыбызда ачыкланды. Әле республика дәваханәләрендә 298 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 37се авыр хәлдә, 6сы үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5682 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 136 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 20014.
Кызганычка каршы, республикабызның янә өч кешесе коронавирустан вафат булды. Барлыгы бу афәттән 220 якташыбызның гомере өзелде.
Соңгы тәүлектә 193 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 108 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясенә 2 404 913 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 328 611 кеше тест үткән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8 715, аларда 8 407 кеше тикшерелгән.
Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: