14 февральдә, җиденче ел рәттән, "Башкортстан урманчылары" паркы территориясендә «LOVERUN» исеме астында иң романтик кышкы йөгерү үткәрелде.
Бүген Русиянең 9 төбәгеннән һәм 40 шәһәреннән 300дән артык катнашучы бу кышкы кояшлы көндә әлеге йөгерештә ярышырга гына түгел, ә бер-берсенә мәхәббәт хисләрен белдерергә, күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алырга җыелды.
Анда парлап яисә ялгыз гына йөгерергә була иде. Проектның төп максаты - бозны-карны йөрәк җылысы һәм хисләр кайнарлыгы белән эретү һәм шулай итеп язны якынайту. Ә финишта һәрвакыт кул һәм йөрәк тәкъдиме яңгырый.
Бу елның дистанцияләре: 2,5 километр, 5 километр, 10 километр һәм 21,1 километр, аларны ялгыз да, парлап та узарга мөмкин иде.
Дистанцияләрдә җиңүчеләр призлар – брендлы браслетлар һәм йөрәк рәвешендә эшләнгән медальләр белән бүләкләнде.
- Без - спорт гаиләсе. Безнең ике балабыз бар һәм алар да балалар узышларында катнаша. «LOVERUN»га инде икенче тапкыр киләбез. Безгә вакытны саф һавада актив үткәрү бик ошый. Уртак спорт - ныклы гаилә мөнәсәбәтләре нигезе, - дип шәрехләде йөгерештә катнашучы Илвир Зарипов.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый спорт чаралары инде матур традициягә әйләнде һәм бөтен ил халкыннан уңай бәя ала. Ә бүгенге спорт бәйгесендә сөйгән ярың белән парлашып катнашу - мәхәббәткә канат кую да, аны сынауның бер ысулы булып та тора ул, ди бәйгедә катнашырга зур теләк белән килгән яшьләр.
Фото: bashinform.ru