+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 февраль 2021, 21:35

Тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 26532гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 26532гә җитте.

Соңгы тәүлектә инфекция янә 158 якташыбызда ачыкланды. Әле республика дәваханәләрендә 269 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 34е авыр хәлдә, җидесе үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5483 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 285 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 20552.

Кызганычка каршы, республикабызның янә дүрт кешесе коронавирустан вафат булды. Барлыгы бу афәттән 228 якташыбызның гомере өзелде.

Соңгы тәүлектә 160 кешегә "пневмония" диагнозы куелган. 105 кеше пневмониядән савыккан.

Барлыгы Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясенә 2 421 842 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 345 084 кеше тест үткән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 7848, аларда 7642 кеше тикшерелгән.

Фото: rus.azattyq-ruhy.kz/interview


Читайте нас: