“Менә тартылам монда... Бу Ишембай бала тудыру йорты. Мин монда туганмын дип уйламагыз (мине Сәйрән авылында кендек әбисе кабул иткән). Ә бу бала тудыру йортында без яхшы ремонт эшләдек һәм менә яңа мебель алдык... Иң мөһиме – биредә балалар күп туа!” – дип язган республика җитәкчесе Ишембайдагы бала тудыру йорты турында.
Ишембай дәваханәсендәге яңа җиһазны да искә алган ул:
“Ишембайда беркайчан да мондый компьютер томографы булмады. Шуны искә алырга кирәк, биредә бу процедурага чиратлар да юк”.
Фото: https://vk.com/radiyhabirov?z=photo413272232_457260350%2Fwall413272232_572700