+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 февраль 2021, 15:12

Бездә халык озак һәм сәламәт яшәргә тиеш

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 15 февральдә узган оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванованың Сәламәтлек һәм актив озын гомер елын үткәрүгә багышланган докладын эшләп бетерергә кушты.

- Сәламәтлек елының төп максатын билгеләп, мин үлем-китемне киметү турында ачык әйттем, - диде Радий Хәбиров. – Сезнең доклад проектында бу хакта бер генә сүз дә күрмәдем. Сездә туризм, скандинавия йөреше һәм башкалар турында гына бар.

Республика Башлыгы Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровка вице-премьер Ленара Иванова һәм сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белән бергә узган елда үлем очракларының барлык сәбәпләрен, шул исәптән, бәхетсезлек очраклары һәм алкогольдән агуланулар нәтиҗәсендә булганнарын да җентекләп анализларга кушты.

- Анализ нәтиҗәләре буенча үлем күрсәткечен киметү буенча план әзерләгез, - диде Радий Хәбиров. - Бу йөкләмәләр исемлеге белән зур һәм мөһим документ булырга тиеш.

Фото: "Глава РБ"
Читайте нас: