-16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 февраль 2021, 18:10

Сәламәтлек саклау тармагы - игътибар үзәгендә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча профильләрен үзгәрткән һәм йогышлы авырулар госпитале режимында эшләгән медицина учреждениеләрен нормаль эш форматына кайтару бара.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча профильләрен үзгәрткән һәм йогышлы авырулар госпитале режимында эшләгән медицина учреждениеләрен нормаль эш форматына кайтару бара.
Йогышлы авырулар койкалары 6500дән 2987гә кадәр кыскарган. Буш койка фонды 22,5 процент тәшкил итә.
Башкортстанда коронавирустан вакциналау дәвам итә. Төбәккә 94 мең доза вакцина кайткан. Үткән ялларда тагын 20 мең доза кайтарылган. Прививка ясатырга “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша язылып була.
Оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына хезмәткәрләрен киңкүләм вакциналау башлангычы белән чыккан эре предприятиеләр белән активрак эшләргә кушты.
Төбәк җитәкчесе республикада битлек кию режимының мотлак булып калуын да ассызыклады.
Ковидка каршы ситуацион үзәк 8-14 февральдә 2113 мөрәҗәгать кабул иткән. Барлыгы 16 ноябрьдән үзәккә 47 меңнән артык шалтырату булган. Кешеләрдән әле күбрәк вакциналауга язылу һәм ковидтан соң реабилитация турында сорауар килә. Иртәнге 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр эшләүе үзәккә (347) 218-19-19 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Киңәшмәдә Радий Хәбиров 15 февральдән республика кешеләре өчен диспансерлау башлануын да искә төшерде.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: