-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 февраль 2021, 14:50

Шифаханәләр 2024 елга үзгәрергә тиеш

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика шифаханәләренең обсервация режимыннан чыгуы турында белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика шифаханәләренең обсервация режимыннан чыгуы турында белдерде.

Бу хакта ул атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.

"Безнең шифаханәләр — республикабызны танытучы зур икътисади объектлар, без озак вакытлар алар белән шөгыльләндек. Алар коронавирус чорын авыр узалар, без акрынлап обсервация режимыннан чыгып, халыкны тернәкләндерү режимына күчү турында килешәбез”, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы шифаханәләр директорлары өч ел дәвамында үз объектларын яхшыртырга тиеш, дип билгеләп үтте.

"Шул ук вакытта һәр шифаханә җитәкчесенә 2024 елга план әзерләүне сорадым. Әгәр җитәкче шифаханәгә килгән икән, 2024 елга ул безгә аны зур, ниндидер яңа җитди объект итеп тапшырырга тиеш”,-дип тәмамлады сүзен Башкортстан Башлыгы.

Фото:
sanatoria.ru
Читайте нас: