+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 февраль 2021, 17:50

Өзелә гомерләр ковидтан...

Соңгы тәүлектә коронавирус янә дүрт якташыбызның гомерен алып китте.

Соңгы тәүлектә коронавирус янә дүрт якташыбызның гомерен алып китте.
Шулай итеп, Башкортстанда 15 февральгә барлыгы 232 якташыбыз ковид корбаны булды.
Республикада коронавирус йоктыручылар 26687гә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 155 кешедә ачыкланды.
Әле республика стационарларында 234 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 33е авыр хәлдә, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5468 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 201 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы республикада 20753 кеше коронавирус кичергән һәм савыккан.
Пневмония очраклары да көн саен ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 162 кешегә куелган. 102 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада 2 426 535 лаборатор тикшерелү үткәрелгән, 2 349 615 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшерелүләр саны – 4 653. 4 531 кеше тест үткән.
Фото: strana-live.ru
Читайте нас: