+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 февраль 2021, 19:55

234 якташыбыз – ковид корбаны...

Башкортстанда соңгы тәүлектә янә 154 кешедә коронавирус ачыкланды.Барлыгы республикада инфекция йоктыручылар саны 26841гә җитте. Бу хакта бүгенге брифингта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.Әле республика дәваханәләрендә 222 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 25е авыр хәлдә, 9 пациент үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5379 кеше өйләрендә дәвалана.Пневмония очраклары да һаман ачыклана әле. Соңгы тәүлектә бу диагноз 152 кешегә куелган.Кызганычка каршы, ковид көн саен якташларыбызның гомерен алып китүен дәвам итә. Республикабызның тагын ике кешесе бу инфекциянең корбаны булды. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 234кә җитте.Фото: tmgnews.ru

Башкортстанда соңгы тәүлектә янә 154 кешедә коронавирус ачыкланды.
Барлыгы республикада инфекция йоктыручылар саны 26841гә җитте. Бу хакта бүгенге брифингта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Әле республика дәваханәләрендә 222 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 25е авыр хәлдә, 9 пациент үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5379 кеше өйләрендә дәвалана.
Пневмония очраклары да һаман ачыклана әле. Соңгы тәүлектә бу диагноз 152 кешегә куелган.
Кызганычка каршы, ковид көн саен якташларыбызның гомерен алып китүен дәвам итә. Республикабызның тагын ике кешесе бу инфекциянең корбаны булды. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 234кә җитте.
Фото: tmgnews.ru
Читайте нас: