+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 февраль 2021, 16:35

Диспансерлауны ничек үтәргә?

Республикада халыкның сәламәтлеген тикшерү башланды.

Республикада халыкның сәламәтлеген тикшерү башланды.
Бу чара йогышлы булмаган хроник авыруларны иртә ачыклауга, димәк, инвалидлык, иртә үлем очракларын кисәтүгә, гомерне озынайтуга юнәлтелгән. Диспансерлау һәркем өчен 18 яшьтән башлап өч елга бер тапкыр үткәрелә. Кайбер категория гражланнар диспансерлауны ел саен үтә. Алар – Бөек Ватан сугышы инвалидлары, Ленинград блокадасын кичергәннәр, инвалидлар (хокук бозу сәбәпле килеп чыккан инвалидлыктан тыш). Яшь буенча диспансерлау үтүгә туры килмәгәннәр профилактик медицина тикшеренүе үтә.
Диспансерлау үтү өчен яшәгән урының буенча теркәлгән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә, регистратура аша яисә 13-01 телефоны буенча язылырга кирәк. Дәүләт хезмәтләре һәм “К врачу” мобиль кушымтасы аша да язылып була.
Быел 939 058 кешене тикшерү планлашырылган (аларның 749 457се – диспансерлау, 189 601е профилактик медицина тикшеренүе кысаларында).
2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәткәрләрне диспансерлау үткәрү өчен түләүле ял көне бирү турында хезмәт законында яңа нормалар гамәлгә керде. Хезмәткәрләр өч елга бер тапкыр диспансерлау үтү өчен бер көнгә хезмәттән бушатылырга мөмкин. Пенсиягә чыгарга биш ел калган һәм пенсия алучы хезмәткәрләр диспансерлау үтүгә ике көн ялга дәгъва итә ала. Мондый ял алу өчен гариза язарга һәм җитәкче белән аның көне турында килешергә кирәк. Диспансерлау үткәннән соң гражданга бу хакта белешмә бирелә.
Күпләр диспансерлау үтәргә ашыкмый, чөнки табиб кабинетына чиратта утырасылары килми. Быел мондый хәл булмасын һәм коронавирус таралу хәвефен киметү өчен диспансерлау алдан язылу буенча үткәрелә.
Диспансерлау үтү өчен һәркем үзаллы рәвештә медицина профилактикасы кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Бу кабинеттан соң пациентка тикшеренүләр үтү өчен маршрут кәгазе бирелә. Беренче этаптан соң нәтиҗәләрне терапевт карый һәм пациентны тикшерә, сәламәтлек төркеме, диспансер күзәтүе төркеме, кирәк булса, тар белгечләр консультациясе, өстәмә клиник-диагностик ткишеренүләр, ягъни диспансерлауның икенче этабы билгеләнә.
Әгәр кеше диспансерлау үтү өчен ял ала алмый икән, аны шимбә үтә ала.
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: