+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 февраль 2021, 12:10

Мөселманга вакцина фарызмы?

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шул хакта хәбәр итә.

"Татарстан Диния нәзарәте эпидемияләр вакытында халыкны вакциналау мәсьәләсенең шәригать ягын, шулай ук вируслар һәм йогышлы авырулар белән көрәшү буенча Бөтенрусия тәҗрибәсен өйрәнгән. Диния нәзарәте халыкны, шул исәптән мөселманнарны коронавирус инфекциясеннән саклау максаты белән вакцинация өлкәсендә заманча казанышларны куллану мөмкинлеге турында хәбәр итә", - дип язалар Идарә сайтында.

Нәтиҗәне "кеше тормышының кыйммәтләре һәм аны Аллаһы Тәгаләнең бөек бүләге (әманәте) буларак саклау кирәклеге турында күп тапкырлар белдерүче" Коръән һәм сөннәт, шулай ук шәригать принципларына нигезләнеп чыгардылар. Шулай итеп, прививка составына бәйсез рәвештә, эпидемия шартларында вакциналау мөселманнарның гомерен саклап калу өчен рөхсәт ителә.

Әмма вакцинация турында карар кабул итү өчен Диния нәзарәте дин тотучыларга йогышлы авырулар белән көрәшү проблемаларын һәм ысулларын өйрәнүче медикларга мөрәҗәгать итәргә һәм аларның консультацияләренә таянып эш итәргә тәкъдим итә.

Фото:pixabay.com.
Читайте нас: