+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 февраль 2021, 17:35

27 меңне уздык...

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 27146га җитте. Бер тәүлектә инфекция янә 152 кешедә ачыкланды.

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 27146га җитте. Бер тәүлектә инфекция янә 152 кешедә ачыкланды.
Барлыгы республикада 21431 якташыбыз ковидны җиңгән. Бер тәүлектә 168 кеше савыккан.
Әле республикада 5474 кеше коронавирустан дәвалана. Дәваханәләрдә 264 пациент табиблар күзәтүе астында. Аларның 16сы авыр хәлдә, 5 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. 5210 кеше амбулатор медицина ярдәме ала.
Ковидтан вафат булган якташларыбыз исемлегенә дә яңа исемнәр өстәлеп торуын дәвам итә. Соңгы тәүлектә инфекция янә өч кешенең гомерен өзгән. Барлыгы республикада коронавирустан вафат булучылар саны 241гә җитте.
Пневмония дә ачыкланып торуын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 179 кешегә куелган. 101 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясенә 2 451 956 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 374 193 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8 880, аларда 8603 кеше коронавируска тест үткән.
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: