+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 февраль 2021, 12:55

Коронавирус һәм кан төркеме

Бөтен дөнья галимнәре яңа коронавирус инфекциясен өйрәнүдән туктамый.

Бөтен дөнья галимнәре яңа коронавирус инфекциясен өйрәнүдән туктамый.

Тикшеренүнең бер юнәлеше - авыру белән кан төркеме арасындагы бәйләнешне эзләү. Европа медицина үзәгенең гомум практика табибы Анна Кулинкович «Прайм» агентлыгына бу бәйләнеш турында сөйләгән, ул әлегә мондый берничә эш башкарылуын, ләкин инде билгеле бер тенденцияне ачыклауларын билгеләп үтә.

«Авыручылар арасында иң азы - I төркем кан белән. Авыручыларның абсолют саны бик зур булса да, популяциядә I төркем йөртүчеләр саны түбән булып кала. Ә менә II һәм IV кан төркемнәре булган кешеләр ешрак һәм авыррак чирли», - дип хәбәр итте табибә.

I төркем канлы кешеләрнең тромбоэмболияләр һәм йөрәк-кан тамырлары өзлегүләре үсү куркынычы түбәнрәк. IV кан төркеме булган пациентларда инфекция барыннан да катлаулырак уза.

Фото: башинформ
Читайте нас: