-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 февраль 2021, 20:30

Медицина хезмәткәрләре бүләкләнде

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республиканың медицина хезмәткәрләренә Русия Президентының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республиканың медицина хезмәткәрләренә Русия Президентының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сәламәтлек саклау өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен Лука Крымский медале белән Зилаер үзәк район дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Оксана Рачкова бүләкләнде. Барлык дәүләт бүләкләре дә медицина хезмәткәрләренә яңа коронаврус инфекциясе белән көрәшкә шәхси өлеш керткәннәре өчен бирелде.
Сәламләү сүзендә Андрей Назаров сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм бу тантаналы чараның юкка гына Ватанны саклаучылар көне алдыннан оештырылмавын билгеләде.
- Без бу залга сезне, табибларны, фельдшерларны, шәфкать туташларын йөрәктән чыккан рәхмәтебезне белдерер өчен чакырдык. Пандемия шартларында сез чын-чыннан Ватанны саклаучылар булдыгыз, - диде Хөкүмәт җитәкчесе.
Ул республикада барлык хезмәтләрнең дә яңа коронавирус инфекциясе белән көрәштә мобильләшүенә карамасан, төп йөкләнешнең табиблар иңенә төшүен билгеләде.
Пандемия чорында Башкортстанда кыска вакыт эчендә махсус койка фонды җәелдерелде, дарулар һәм җиһазлар алынды, медицина персоналы укытылды. Рекордлы вакытта заманча ике ковид-госпиталь төзелде. Ковидка каршы ситуацион үзәк ачылды һәм эшли башлады. Башкортстан илдә беренчеләрдән булып халыкны вакциналый башлады.
Премьер-министр Башкортстан Башлыгының 2021 елны "Сәламәт һәм актив озын гомерлелек елы" дип игълан итүен дә искә төшерде һәм алдагы елларда сәламәтлек саклау өлкәсендә республикада җитди үзгәрешләр, эшләр көтелүен белдерде.
Фото: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=50914
Читайте нас: