Соңгы инфекция янә 152 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 280 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 21е авыр хәлдә, 6 пацент үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел киерүче 5101 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 241 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 21672.
Кызганычка каршы, ковидтан үлем очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә яман инфекция тагын дүрт якташыбызның гомерен өзгән. Барлыгы Башкортстанда коронавирустан 245 кеше вафат булды.
Пневмония дә чигенми әле. Соңгы тәүлектә бу диагноз 145 кешегә куелган. 97 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада коронавируска 2 460 913 лаборатор тикшерү үткәрелгән, 2 382 884 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 8 957, 8 691 кеше тест үткән.