-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 февраль 2021, 14:25

COVID-2019дан вакциналау: биш сорауга биш җавап

Илебездә дөньяны тетрәткән COVID-19га каршы күләмле вакциналау дәвам итә. Кырмыскалы районы үзәк дәваханәсендә дә бу мөһим кампания тулы куәткә бара – бүгенге көнгә 200дән артык кеше тәүге прививканы ясатты да инде. Әйткәндәй, беренче булып ясатучылар икенче прививкага 26 февральдә киләчәк.

Илебездә дөньяны тетрәткән COVID-19га каршы күләмле вакциналау дәвам итә. Кырмыскалы районы үзәк дәваханәсендә дә бу мөһим кампания тулы куәткә бара – бүгенге көнгә 200дән артык кеше тәүге прививканы ясатты да инде. Әйткәндәй, беренче булып ясатучылар икенче прививкага 26 февральдә киләчәк.
Вакциналау, аның барышы турында үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Гүзәл Камалова соңгы мәгълүмалар белән уртаклашып тора. Табиб билгеләвенчә, район тулысынча препаратлар белән тәэмин ителгән. Вакциналау башлану белән районага 755 доза “Гам-КОВИД-Вак" вакцинасы кайтарылган. Ул барлык таләпләргә ярашлы махсус суткычта саклана. Вакциналанучыларның барысы да үзләрен яхшы хис итә.
Гүзәл Ягафәр кызы вакциналау турында еш яңгыраган сорауларга да җавап биреп, кайбер моментларга аныклык кертте.
1. «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасы нәрсәдән гыйбарәт?
- «Гам-КОВИД-Вак» - вакцинасы Н.Ф. Гамалея исемендәге милли эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәгендә эшләнелгән. Ул, башлыча, «Спутник V» исеме астында билгеле.
2. Вакциналау алдыннан антитәнчекләргә яки ПЦР анализы тапшырыргамы?
- Вакциналауга әзерләнгәндә антитәнчекләргә анализ үткәрү мөһим түгел. Әгәр дә кеше үзенең антитәнчекләре булуы хакында белә икән, вакцинация таләп ителми: организмы инфекциягә каршы торырга сәләтле. Әгәр дә симптомнар сизелә яки сез соңгы 14 көн дәвамында авыручылар белән элемтәдә булдыгыз икән, ПЦР тапшырырга кирәк.
3. Коронавируска каршы вакцина ясатканнан соң, антитәнчекләр кайчан барлыкка килә?
- Вакциналау ике этаптан тора. Икенчесен беренчесеннән соң 21 көн узгач ясыйлар. Шушы арада төрле авырулардан аеруча саклану кирәк. Антитәнчекләр барлыкка килсен өчен ике-өч атна вакыт узарга тиеш. Гомумән, коронавируска каршы иммунитет 42 көн эчендә барлыкка килергә мөмкин. Иммунитеты нык булган кешедә антитәнчекләр тизрәк формалаша.
4. Кешегә вакцина аша коронавирус йогарга мөмкинме?
- Русиядә эшләнгән вакциналар составында тере яңа коронавирус юк. Анда бары бер ген гына бар, ул авыру китереп чыгара алмый. Вирусның шушы аксымы нәтиҗәсендә, аңа карата антитәнчекләр барлыкка килә. Шуңа да прививка ясатып, коронавирус йоктыру мөмкин түгел.
5. Кемнәргә вакцина ясатырга ярамый?
Вакцина ясатырга ярамаган очраклар:
* Вакцинаның берәр компонентына кешенең организмы сизгер булса.
* Аллергия күзәтелгәндә.
* Кеше авырып торса.
* Хроник чирләр кискенләшсә.
* Йөклеләргә, бала имезүче хатын-кызларга.
* 18 яшькәчә балаларга вакцина ясалмый.
Бу төркемнәргә кермисез икән, коронавирустан прививка ясатырга киңәш ителә. Аңа түбәндәгечә язылырга мөмкин:
- Дәүләт хезмәтләре порталы аша;
- “Табибка” мобиль кушымтасы, яки doctor.bashkortostan.ru бердәм медицина порталы аша;
- 1301 һәм 122 саннары буенча колл-үзәкнең бердәм телефоны аша;
- 8-347-218-19-19 телефоны буенча Башкортстан Республикасының Ситуацион колл-үзәгендә;
- район үзәк дәваханәләренә мөрәҗәгать итеп.
Фото: Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Читайте нас: