-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 февраль 2021, 16:55

248 якташыбыз – ковид корбаны...

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 27446га җитте.

Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 27446га җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 148 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 282 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 25е авыр хәлдә, алты кеше үпкәләрне җилләтү аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 5052 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 192 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 21864.
Соңгы тәүлектә ковид янә өч якташыбызның гомерен алып китте. Барлыгы Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 248гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 159 кешегә куелган. 138 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы Башкортстанда коронавируска 2 469 196 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 390 818 кеше тикшерелгән.

Фото: aif.ru
Читайте нас в