Халыкны дару препаратлары белән өзлексез тәэмин итү өчен 23 февральдә һәм 8 мартта республиканың үзәк район даруханәләре эше расланган режим буенча оештырылачак.
“Башфармация” бүлекчәләре бәйрәмнәрдә килешү буенча кимендә бер сменада эшләяәчәк.
Даруханәләрнең барлык бүлекләре кирәкле дару препаратлары һәм башка медицина товарлары белән тәэмин ителәчәк. Медицина оешмаларына таләп ителгән медикаментлар җиткереләчәк.