Халыкка вакытында сыйфатлы ярдәм күрсәтү максатында бәйрәм көннәрендә республиканың медицина оешмалары махсус график буенча эшләячәк.
22 февральдә Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкчелек составының һәм медицина оешмаларының дежур торуы оештырылачак.
Амбулатор шартларда медицина оешмалары түбәндәге режимда эшләяәчәк:
20 февраль - бер сәгатькә кыскартылган эш көне;
Якшәмбе, 21 февральдә, кичекмәс ярдәм хезмәте чакыруларны 16 сәгатькә кадәр кабул итә;
22 февральдә эш шимбә графигы буенча оештырыла – кабул итү 8-17 сәгатьләрдә, чакырулар, шул исәптән кичекмәс чакырулар, 16 сәгатькә кадәр кабул ителә;
23 февральдә медицина оешмалары бәйрәм көне графигы буенча 8-17 сәгатьләрдә эшли, чакырулар, шул исәптән кичекмәс чакырулар, 16 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Ашыгыч ярдәм бригадалары, травмпунктлар һәм медицина оешмаларының дежур хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.