+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 февраль 2021, 14:36

Картлык... 14 яшьтә башлана?!

"Картлык шатлык түгел" дигән гыйбарә бар халыкта. Неврологлар бу җәһәттән искитмәле белдерү ясый: организмны картлык 14 яшьтә үк яулап ала башлый икән! Тик дөрес итеп яшәгәндә һәм тукланганда, озак еллар яшь булып калырга мөмкин, ди белгечләр.

Табиб-невролог Виктор Шахнович бәян итүенчә, адәм баласының организмы 14 яшьтә үк картая башлый. Бу кан тамырларының сыгылмалылыгы югалу процессы кузгалу белән бәйле. Әлеге күңелсез күренешне начар экология, стресслар, төрле авыр йөкләнешләр көчәйтә. Шуңа күрә хәзерге заман кешесенә 35 яшендә үк кан тамырларының сыгылмалылыгын тикшертү кирәк.

Ә менә картлык деменциясе башлануның беренче билгеләре хәтер начарлану һәм артериаль кан басымының тотрыксыз булуы, ди белгеч. Деменцияне соңламыйча дәвалый башлаганда, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Моның өчен даими рәвештә холестерин, кан куелыгын тикшертеп торырга, табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Виктор Шахнович әйтүенчә, күпләр картлык деменциясен Альцгеймер авыруы белән бутый. Альцгеймер - геннар буенча бирелүче авыру, ди ул. Ә менә деменция үз сәламәтлегенә яшьтән игътибарлы булмаган, дөрес тукланмаган, спорт белән шөгыльләнмәгән һәркемне сагалап тора.

Фото: zdorovieinfo.ru
Читайте нас: